Олы яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясе белән авырганда аерым куркыныч зонасына керәләр. Өлкәннәрдә халәтнең начарлануы ешрак күзәтелә: пневмония, тромбоз, тромбоемболия, инсульт, инфарктлар. Бу авырулар еш кына иң аяныч нәтиҗәләргә китерә.
Шуңа күрә бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәкләргә СОVИД-19 га каршы прививка ясау, һичшиксез, кирәк һәм иң беренче чиратта эшләнергә тиешле чара булп тора.
Өлкәннәргә прививка ясауның нинди үзенчәлекләре бар?
Өлкәннәргә прививка ясауның принципиаль үзенчәлекләре юк. Башка яшьтәге кебек үк, кискен авыру (ОРВИ, грипп, кискен эчәк инфекциясе һ.б.) билгеләре һәм хроник патологиянең көчәюе булмаганда прививка ясарга кирәк. СОВИД-19 белән авырганнан соң, аерым каршы күрсәткечләре булмаса, 6 айдан соң прививка яки өстәмә прививка ясарга кирәк. Вакцинация алдыннан җитди авыру (мәсәлән, шикәр диабеты, онкология авыруы, йөрәк ялкынсыну) булганда, табибка күренергә кирәк.
Процедураның үзе турында нәрсә белергә һәм иминлекне ничек булдырырга кирәк? Яшьләрнең вакцинаны ничек уздырулары һәм өлкәннәрнең халәте арасында аермалар бармы?
Вакцинация алдыннан махсус әзерләнгән медицина хезмәткәрләре каршылыклар булмауны ачыклаячак. Вакцинация кискен авырулар (ОРВИ, кискен эчәк инфекцияләре һәм башкалар), хроник авыруларның көчәюе, элек билгеләнгән авыр аллергик реакцияләр, алдагы дозаны куллануга вакцинациядән соң авыр катлауланулар вакытында күрсәтелми. Препарат мускул эченә җилкә өлкәсенә кертелә. Күпчелек очракта привкадан соң бернинди дә үзгәреш сизелми. Укол салган урында авырту, кычыту, кызару, тән температурасы күтәрелү, арыганлык, мускулларда һәм буыннарда хәлсезлек булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, барлык симптомнар 1-3 көн эчендә үзләрен белгертәләр. Гомумән алганда, иммун реакцияне яшь үзенчәлекләренә карап, 60 яшьтән узган кешеләр яшьләргә караганда җиңелрәк кичерә.
Өлкәннәрдә иммун реакция әкренрәк формалаша диләр, дөресме?
60 яшьтән узган кешеләр арасында яшь физиологик үзенчәлекләре аркасында иммун реакция формалашу очраклары еш очрый. Бу физик активлыкның булмавы һәм ачык һавада аз булу, ашказаны-эчәк авырулары, витаминнар һәм минераллар җитмәү белән аңлатыла. Иммунодифицитның артуы ачыкланган очракта, кимчелекләрне төзәтүнең дөрес схемасын билгеләү өчен, врач белән киңәшләшергә кирәк.
Хроник авырулар - диабет, йөрәк-кан тамырлары, буыннар авыруы һ. б. булса, ничек прививка ясарга?
Теләсә нинди вакцина хроник авырулар килеп чыгуның өстәмә күрсәткее булып тора. Прививкаларны авыруларның тынып торган аралыгында, дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп, дарулар куллануның схемсын истә тоткан хәлдә, ясатырга кирәк.
Вакцина һәм дарулар ничек берләштерелә? Вакцина тәэсирен көчсезләндерә алырлык олы кеше кабул итә торган препаратлар бармы?
Вакцинация белән кушылмый торган препаратлар юк. Күпчелек очракта, дарулар кабул итүне элек сайланган схема буенча дәвам итәргә кирәк. Әмма, кайбер чаралар имун реакцияне киметергә мөмкиннәр: бу цитостатиклар һәм кортикостероидлар, алар еш кына озак вакытка ревматология һәм онкология авыруларын дәвалау өчен билгеленәләр. Мондый терапия алган пациентларга прививка ясаганчы дәвалаучы табибка барырга кирәк, ул контрагентларның булмавын ачыклаячак һәм мөмкин булганда дозаларны көйләячәк.
СОVИД-19 белән авырган өлкәннәргә ничек прививка ясарга?
Әгәр дә олы кеше covid-19 белән авырган булса, авыру куркынычы ярты елдан соң тагын да арта. Шуңа күрә тискәре ПСР тестын алганнан соң 6 ай узгач, барлык авыруларга прививка ясарга кирәк. Әгәр дә коронавирус инфекциясе расланмаган булса, прививкаларны авырып терелгәннән соң ук ясарга кирәк.
Гриппка каршы вакцина ясатырга кирәкме? Яисә ковидтан гына ясатыргамы? Элегрәк, грипп белән ковид вакцинасы берләштереләчәк дип әйткәннәр иде.
Коронавируска каршы прививка ясаудан тыш, олы яшьтәге кешеләргә грипптан һәм пневмококк инфекциясеннән прививка ясарга кирәк, чөнки вакциналарның һәрберсе кайбер вирусларга каршы махсус анти тәнчекләр җитештерә һәм башка инфекцияләргә каршы торуны бераз арттыра. Бер үк көнне коронавирус һәм гриппка каршы вакциналар кертү мөмкин, ләкин төрле урыннарда. Бер көнне үк прививкаларны ясамаса, төрле вакциналарны ясату арасындагы интервал ким дигәндә 1 ай булырга тиеш. Ике вирус компонентларын берләшетрү буенча тикшерүләр бара. Әгәр дә эффективлыгы һәм куркынычсызлыгы расланса, без гриппка һәм коронавируска каршы прививканы берьюлы ясату мөмкинлеген алырбыз.
Өлкәннәргә ничә яшькә кадәр прививка ясарга мөмкин? 80-90 яшьтә буламы?
Covid-19 вакциналары 18 яшьтән башлап, барлык яшьтәге кешеләргә салырга мөмкин, чикләүләр юк. 80 яшьтән узган пациентлар арасында COVID-19 югары үлем статистикасын исәпкә алганда мондый яштәгеләргә вакцинация ясау өстәмә күрсәткеч булып тора.
Вакцинациядән соң нәрсәне истә тотарга кирәк?
Вакцинация авыруны, көчле авыртуларны һәм үлем куркынычын сизелерлек киметә, ләкин тулысынча ярдәм итә дигән сүз түгел. Шуңа күрә вакцинацияләнгән гражданнарга һаман да профилактика өчен барлык чараларны кулланырга кирәк. Вакцинациядән соң иммун реакция әкренләп, ике компонентлы вакциналарның беренче дозасын алганнан соң 42-45 көн эчендә формлаша. Ягъни, бу чорда вакцинаның саклау мөмкинлеге юк әле һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аеруча үтәргә кирәк: мөмкин булганда, төрле учреждениеләргә, сәүдә объектларына, кешеләр җыелган башка урыннарга баруны минимумга кадәр киметергә кирәк. Өйдән читтәге биналарда һәм транспортта саклагыч битлек кулланырга, социаль дистанцияне сакларга, кулларны ешрак юарга, антисептик чаралар кулланырга кирәк.
Антитәнчекләр булса, олыларга өстәмә вакцинация ясарга кирәкме?
Антитәнчекләр булуга карамастан, өстәмә вакцина ясау кирәк, чөнки үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 6 айдан соң иммун системаның тиз кимүе күзәтелә, алар инде ышанычлы профилактика тәэмин итми. Өстәмә вакцина ясау берничә көннән соң антитәнчекләр дәрәҗәсенең күтәрелүен һәм covid-19 саклауны активлаштыра.
Вакцинациядән соң авырса, нәрсә эшләргә?
Прививкадан соң сулыш юллары инфекциясе билгеләре пәйда булса, өйдә калырга, табиб чакыртырга һәм аның барлык тәкъдимнәрен үтәргә кирәк. Covid-19 расланган очракта, дәвалауның төп аермалары юк һәм мөмкин кадәр тизрәк башланырга тиеш.
Исән-сау булыгыз!