Объект тулысынча эксплуатациягә әзер - барлык коммуникацияләр тоташтырылган һәм медицина җиһазлары урнаштырылган.
Фельдшер пунктын Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев карап чыкты һәм:
- ФАП кулланучыларга уңайлы булсын өчен заманча таләпләр буенча төзелгән. Соңгы штрихлар калды - территорияне төзекләндерү һәм керү өлешен тәмамлау. Халык нәтиҗәдән канәгать калыр дип ышанам – дип, үзенең фикерләрен белдерде.
Олы Ходяш авылындагы фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Яңа ФАПка Олы Ходяшево, кече Ходяшево, Ходяшево, Луговой һәм Бритвино авыллары беркетелгән - барлыгы 240тан артык кешегә ярдәм биреләчәк.