Яңа пунктта кирәкле товарларны сату оештырылачак. Бүгенге көндә объект тулысынча төгәлләнгән, барлык коммуникацияләр уздырылган һәм җиһазлар куелган. Хезмәт күрсәтү пунктын Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев та карады:
- Объект сыйфатлы һәм ышанычлы эшләнгән, ул җирле халыкка бик кирәк булачак. Тирә-юньне тәртипкә китерергә һәм аны тагын да кызыклырак итәргә кирәк!
Комплекслы хезмәт күрсәтү пункты «Гринстрой" ПСК ҖЧҖ тарафыннан башкарылды, гомуми бәясе 3,76 млн. сум