“ Гаилә белән керү " - хәзер ата-ананың шәхси кабинетында да балалар өчен салым түләргә мөмкин

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Әгәр балигъ булмаган балаларның салым салынырга тиешле мөлкәте бар икән, бу очракта ата-аналар балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак,  салым түләү бурычын үти.

Шуңа күрә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең балигъ булмаган балаларына салым түләү өчен, республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга киңәш итә.

Ә хәзер балалар өчен салымны ата-ананың шәхси кабинетында да түләргә була. Ата-ананың шәхси кабинетындагы «Салымнар» бүлегендә балигъ булмаган балалар гына керә торган исемлек пәйда булды. Бу исемлектәге кулланучыларны күчереп, салымны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: банк картасы, онлайн банк аша яки квитанция белән.

Баланы ата-ананың шәхси кабинетына теркәү өчен түбәндәге көйләүләрне үтәргә кирәк:

-  баланы шәхси кабинетка тоташтыру.  Моның өчен теләсә нинди салым органына паспорт һәм бала туу турындагы таныклык белән, законлы вәкил үз вәкаләтләрен раслап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

- ата-ананың шәхси кабинетына «Гаилә белән керү» өстәмә битендәге «Профиль» бүлегендә, баланың шәхси кабинетына сорату җибәреп, балигъ булмаган балага кулланучы өстәргә була.

- баланың шәхси кабинетына кереп һәм тиешле төймәгә басып, җибәрелгән үтенечне расларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International