Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында шәһәр һәм район мәгариф хезмәткәрләре һәм дәрәҗәле кунаклар – Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Рәисә Афанасьева җыелдылар.
- Зеленодольск районында 3 меңнән артык мәгариф хезмәткәре эшли. Сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә укучыларыбыз укуда, олимпиадаларда һәм конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, илнең иң яхшы югары уку йортларына керәләр.
Быел 9 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханында югары балл алды һәм шәһәр Мактау тактасында билгеләнде, бу безнең район өчен югары күрсәткеч.
30 ел эчендә беренче тапкыр 1224 урынга исәпләнгән күп профильле лицей төзелде, шәһәрдә һәм районда яңа мәгариф учреждениеләре төзелеше планлаштырыла, болар барысы да безнең уртак хезмәтебез!
Алда безне шактый зур планнар көтә, һәм без бергә зур нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанам!
Кадерле педагоглар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иҗади үсеш телим! – дип, педагогларны бәйрәмнәре белән муниципалитет башлыгы котлады.
Бәйрәм кысаларында 88 педагог Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.
Сәхнәдән рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады, соңыннан кунаклар концерт программасыннан карап хозурландылар.