Зелендольск районы спортчылары җәйге спорт төрләре буенча Бөтенроссия спартакиадасында катнаштылар

2022 елның 7 октябре, җомга

Илнең 12 төбәгендә иң көчле спортчылар арасында җәйге спорт төрләре буенча I Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышлар 39 спорт төре буенча үткәрелде, аларда 9200 спортчы катнашты.

 

Зеленодольск районын Татарстан Республикасы җыелма командалары составында 1 нче олимпия резервы спорт мәктәбе гимнастлары Мария Минаева, Даниил Новиков һәм Азалия Камалиева тәкъдим иттеләр.

 

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы ир-атлар җыелма командасы составына Даниил Новиков керде һәм спартакиаданың бронза призеры булды. Шәхси берничә ярышны берләштергән дисциплинада, бары тик Олимпия уеннары призерлары һәм җиңүчеләреннән беразга гына калышып, Даниил 7 нче урынны алды.

 

Ирекле күнегүләрдә Даниил 4 урынны яулады, Олимпия чемпионы Артур Далалоян белән бер үк балл җыйды, һәм тагын бер олимпия чемпионын - Никита Нагорныйны узып китте.

 

Тренерлар Гөлнар Әхмәтҗановага, Александр Артамоновка, Артем Суконновка, Илгиз Хисамовка зур хезмәтләре, спортчыларга, шулай ук җанатарларга ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International