Бәйгене үткәрүнең максаты - Татарстан Республикасы Муниципаль Берәмлекләре Иҗтимагый Советларының гражданлык җәмгыяте үсешендә ролен күтәрү.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә:
1. «Муниципаль Берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек буенча Иҗтимагый Совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру».
2. "Муниципаль Берәмлек территориясендә иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый Совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру".
3. "Иҗтимагый Советка ярдәм итү һәм аны үстерү буенча иң яхшы оешма".
Конкурс өч этапта узачак:
1 этап (2022 елның 1 октябреннән -30 ноябренә кадәр): конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар кабул итү;
2 этап (2022 елның 1 декабреннән - 2023 елның 15 февраленә кадәр): конкурс материалларын бәяләү, Конкурска йомгак ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы;
3 этап (2023 елның 15 февраленнән -1 мартына кадәр): җиңүчеләрне бүләкләү.
Конкурста катнашу өчен «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты» Дәүләт казна учреждениесе, 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт адресы буенча гариза (кушымта 1) бирергә һәм электрон адрес буенча кабатларга кирәк: oprt.tatar@yandex.ru, «Иҗтимагый Советлар конкурсы» тамгасы белән.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://oprt.tatarstan.ru/2022-god.htm