3 октябрьдә Зеленодольский районында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 5 урында гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды.
"Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!" иҗтимагый хәрәкәтенә предприятиеләр, оешмалар, шулай ук, битараф булмаган халык актив кушылды. Эш атнасы дәвамында Зеленодольский халкы җыю пунктларына гигиена әйберләрен, медикаментларны, сухой паекларны, кием-салым әйберләрен алып килде. Олы Яке һәм Түбән Урысбага авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тырышлыгы белән махсус шапкалар, туристик утыргычлар, карабиннар, резин итекләр сатып алынды. Шушы көннәрдә гуманитар ярдәмне егетләргә тапшырдылар.
Җыю пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшли:
- Зеленодольск шәһәре, Норкин ур., "Бердәм Россия" партиясенең Зеленодольск җирле бүлекчәсе;
- Зеленодольск ш., Хаҗиев ур., 7, "Зеленодольск" МПКсы
- Васильево ш.т.б.., Школьная ур., 30, Мәдәният йорты
- Олы Ключи авылы, Волостнов ур., 21 а, Мәдәният йорты
- Норлат авылы, Марат Фәйзуллин ур., 17, Мәдәният йорты
Эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.