2022 елның 10 октябрендә Васильево мәдәният йортында бистә Ветераннар Советының түгәрәк өстәле узды.Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы О.А. Волчкова һәм «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры О. В. Пыжова белән чакырылучыларга эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләделәр һәм Ветераннар Советы активының ташламалар, субсидияләр түләү, юлламалар бирү һәм өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге сорауларына җавап бирделәр.