Балигъ булмаган балалар өчен салымнарны ата-аналар түли

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Салым түләүче дип милек салымын түләргә тиешле теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла.

Салым түләүчеләр салым түләү бурычын үзләре башкарырга тиеш.

Салым салына торган мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) салым түләү бурычын үтиләр.

Салымнар буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

«Онлайн» режимында балаларның салым йөкләмәләре турында мәгълүмат алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» электрон сервисына баланы тоташтырырга киңәш итәләр.

Балигъ булмаган баланың законлы вәкиленә (ата-анасына, уллыкка алучыга, опекунга, попечительгә) керү өчен теләсә кайсы салым органына яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегенә аның вәкаләтләрен раслаучы документлар һәм баланың туу турында таныклыгы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Милек салымнарын:

- "Физик затларның салымнары" мобиль кушымтасы аша,

- физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия Федераль салым хезмәте сайты nalog.gov.ru да;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтының “Физик затларның милек салымнарын һәм НДФЛны түләү" сервисы ярдәмендә;

- түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекчәләре аша түләргә мөмикн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International