Зеленодольск районында яшәүче 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Зеленодольск  районы башлыгы исеменнән юбилярны Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров котлады.

 

Зәйтүнә Җиһанша кызы Гарифуллина озак еллар "Норлат" җимешчелек питомнигында, балалар бакчасында һәм мода остаханәсендә хезмәт куйган.

Ул дүрт бала - 2 ул һәм 2 кыз үстерде һәм 3 малай онык һәм 2 кыз онык, 2 кыз оныкчыгы, 2 малай оныкчыгы тәрбияләүдә булышты.

 

Зәйтүнә Җиһанша кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм бәхет теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International