Васильево бистәсендә яшәүче бер ханым Башкарма комитетка утын сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Хатын мич белән җылытыла торган йортта яши, аның улын өлешчә мобилизация кысаларында чакырганнар һәм кышка кадәр утын әзерләргә өлгермәгәннәр.
ДБУ "Зеленодольск тәҗрибәле урман хуҗалыгы" ханымга ярдәм күрсәтәчәк. Киләсе атнада ук каен агачлары китереләчәк. Алга таба барлык кирәкле ярдәм дә күрсәтеләчәк.