Зеленодольск ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр алты пар үз мөнәсәбәтләрен вакытыннан алда теркәгән – бу өлешчә мобилизация белдерү аркасында килеп чыккан.
Кагыйдәләр буенча, яңа өйләнешүчеләр тантаналы рәвештә бер-берсенә балдаклар кигәнче, гариза тапшырылганнан соң, бер ай узарга тиеш, ләкин парның балигъ булмаган балалары булса яки булачак хатын йөкле булып, яки ире, әйтик, хәрби комиссариаттан повестка алган булса, РФ Гаилә кодексы нигезендә, никахны теркәлү вакытыннан алда узарга хокуклы.
Әмма бу алты пар арасында искәрмә булып торырлык бер пар булды: алар мобилизация пунктында ук язылыштылар. Өстәвенә, өйләнешүчеләр – элекке ир-белән хатын, уртак балалары да бар, тик алар тагын бер кат үзләренең никахларын яңартырга булганнар.