Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион Советы утырышын үткәрде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Совет эшендә Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Утырыш барышында 7 инвестпроект каралды, шуларның 3 се – Зеленодольск районында тормышка ашырыла.

«Мир групп» компаниясе җитәкчесе Тимур Егоров шәһәр читендәге комплекс төзелеше проектын тәкъдим итте. Ул Идел ярында озак вакытка гаиләләр белән ял итү өчен заманча инфраструктура, шулай ук сәламәтлекне реабилитацияләү һәм ныгыту программаларын булдыруны күздә тота. Комплекс үз эченә 150 номерга исәпләнгән кунакханә, 37 гаилә вилласы, спа-комплекс, медицина корпусы, мунча комплекслары, спорт мәйданчыкларын ала.

«Фаворит Плюс» компаниясе җитәкчесе Айдар Галиев Васильевода «Драйв Парк» спорт-туризм үзәге проектын тәкъдим итте: узыш треклары, шулай ук 120 кешегә исәпләнгән кунакханә комплексы, автокампинг.

«Газпром СПГ технологияләр» компаниясе «Яңа Тура»да КриоАЗС ын ачарга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов һәм Совет әгъзалары тәкъдим ителгән проектларны хупладылар.

- Безнең районнарда кемпингар барлыкка килә, кирәкле инфраструктуралар белән ял зоналары үсә. Алга таба да бу өлкәдә эшләргә кирәк. Табигатебез бай, матур урыннар бик күп. Ял итәргә теләүче республиа халкы үзебездә ял итсеннәр, ә башка төбәкләргә һәм илләргә китмәсен өчен, шартлар тудырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International