Васильево бистәсенән мобилизацияләнгән гаиләгә утын алырга ярдәм иттеләр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Элегрәк мобилизацияләнгән ирнең әнисе җирле Башкарма комитетка утынны кышка әзерләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Бүген җирле ДБУ "Зеленодольск тәҗрибә урман хуҗалыгы" ярдәме белән 8 куб ярылган каен утын китерелде. Җирле оешма хезмәткәрләре бушатырга ярдәм иттеләр.

#ярдәмянәшә #Татарстан Республикасы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International