3-5 ноябрьдә яшь гаиләләрнең «Туганнарым - Сөеклеләрем» Бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Чара яшьләрдә традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешен тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Гаилә психологиясе, гаилә белеме, финанс грамоталылыгы һәм гаилә бюджеты темалары каралачак.
Шулай ук, форум мәйданчыгында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узачак, анда катнашучылар проектларны тәкъдим итә һәм үз инициативаларын тормышка ашыруга финанс ярдәме ала алачак.
Форум яңартылган «родные-любимые. рф» платформада узачак. Катнашу өчен АИС «Россия яшьләре» 31 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Теркәлү өчен инструкция белән монда танышырга була.
Оештыручысы - Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь).