ТҮЛӘҮ КҮПКӘ ҖИҢЕЛРӘК
- айга бер тапкыр түләү (хәзер елына 60 түләү вакыты 5 тапкыр кимрәк булачак)
- түләүдә 2 реквизит - ИНН буенча гына түләргә мөмкин (хәзерге вакытта 15 кыр , шул исәптән, 1395 КБК һәм 20 мең ОКТМО) - түләүнең һәм исәпләнгән суммаларның хаталы булуы яки туры килмәве булмаячак.
АКЧАНЫ ҺӘМ ВАКЫТНЫ САКЛАУ
• Бюджетта 1 исәп-хисап сальдосы - артык түләү һәм недоимка булганда пенияләр исәпләнмәячәк.
• 1 исәп-хисап сальдосы - КБК һәм ОКТМО лардагы хаталарны ачыклаулар һәм зачетлар турында гариза бирергә кирәк булмаячак (хәзер ил буенча елына 80 миллион хата исәпләнә).
• Кире кайтаруга 1 көн - уңай сальдо ЕНС салым түләүченең акчасы дип таныла һәм аның кушуы буенча (салым органының кире кайтару турындагы карары 10 эш көне эчендә (2 атна) урынына) кире кайтарыла.
• артык түләүне кире кайтару өчен 1 операция (хәзер үз счетына күчерү өчен башта көтәргә кирәк, аннары гына башка счетка кире түләргә була).
• түләү өчен 30 өстәмә көн – түләү срокларын күчергәндә күпчелек түләүләр өчен вакыт арта, шул исәптән иминият взнослары буенча, ә НДФЛ көн саен түгел, ә айга 1 тапкыр гына түләнәчәк.
• 3 елдан артык узган түләүләр өчен сроклар бетерелә.
• бурыч турында белешмәләр алырга кирәкми - дәүләт органнары бюджет белән исәп-хисапларның торышы турында үзләре мәгълүмат алмаша.
БУРЫЧЛАР БЕЛӘН ЭШ ИТҮ ҖИҢЕЛРӘК
• Бурыч түләп бетерүне туктату өчен 1 көн.
• 1 түләтү документы (хәзер бурычларның һәр суммасы буенча приставлар тарафыннан аерым таләпләр, инкасс йөкләмәләре һәм карарлары куела).
АЧЫКЛЫК ҺӘМ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ
• Салым түләүчеләргә салымны детальләштерү һәм түләү өчен Онлайн керү – салым түләүче һәм салым органы исәпләүләрнең торышын шунда ук күрә.
• Шәхси кабинтеларда да, ачык API буенча түләүчеләрнең IT-платформаларына да керү мөмкинлеге интеграцияләнә.