Бүген Зеленодольский районының «Ханская усадьба» коттедж бистәсе территориясендә урнашкан «Игелек бакчасы» хәйрия акциясендә катнашучылар 150 алмагач үсентесе утырттылар. Катнашучылар арасында район башлыгы Михаил Афанасьев та бар иде.
- Искиткеч хәйрия проекты, табигать үзе дә бүген безгә ничек ягымлы. Кешеләр гаиләләре белән килделәр, агач утыртуда балалар белән катнашу – бу бик кадерле процесс. Оештыручыларга шушы инициатива өчен рәхмәт белдерәм, - диде Афанасьев.
ҖЧҖ «Ханский Дом» җитәкчесе Ильяс Гыймадов һәм Зеленодольск урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин белән берлектә муниципалитет башлыгы өч алмагач үсентесе утыртты.
Бакчаның гомуми мәйданы вакыт узу белән 3 гектарга җитәчәк. Алмагачларның алмалары хәйрия максатларында тотылачак.
Зур Ключи янындагы «Ханская Усадьба» коттедж поселогы төзелеше 2021 елның августында башланды. Биредә 1200 йорт, социаль инфраструктура объектлары, керү юллары төзү планлаштырыла.