Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә хәрби хезмәткәрләргә ярдәм җыелмаларын “Ярдәм янәшә!” хәрәкәте активистлары белән бергә әзерләделәр

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Мобилизацияләнгән гражданнарны үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен озаттылар. Республика Хөкүмәте “Ярдәм янәшә! хәрәкәте белән бергә барлык кирәкле әйберләрне җыя алдылар.

Сугышчылар кирәкле җиһазлар белән рейд рюкзакларын алдылар. Бу камуфляж киеме, яңгыр курткасы, су үткәрми торган сумка, җылы өс киеме комплекты, йокы сумкасы, җылы аяк киеме һәм башкалар.

 

Җиһазлардан тыш, “Ярдәм янәшә!” волонтерлары «Бәхетле» кибете белән бергә сугышчыларга шәхси туклану рационын әзерләп өләштеләр.

 

Хәрәкәт кысаларында "Ярдәм янәшә!” “Барс” батальоны сугышчыларына 7 тонна гуманитар ярдәм күрсәттеләр. Аңа җылы кием, азык-төлек һәм медикаментлар керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International