Метеорологик күренешләрнең начарлануы турында кисәтү

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

24 октябрьнең  18 сәгатеннән 25 октябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең начарлануы турында кисәтү.

      2022 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән :

- төнлә 15-18 м/с көчле җил;

- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәя барганда:

Җил көчәя барганда:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда булсагыз,  җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.

3. Урамда  юл билгеләре, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында басып торырга ярамый, шулай ук алар янәшәсендә автотранспортны да калдырырга тырышмагыз – җил белән бәреп төшерелгән ботак зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.

6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылган пыяла төшүе куркынычы булырга мөмкин, шулай ук түбә һәм декоратив элементларның җил белән өзелеп төшүе мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында тагын да куркынычрак.

7. Барлык йорттагы тәрәзәләрнетыгызлап ябарга кирәк, төшү куркыныч булган әйберләрне балконнан алып кую хаерле.

8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Әгәр кайгы-хәсрәткә очрасагыз, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең “Ышаныч телефоны "- 8 (843) 288-46-96.

Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда бүлекнең интернет-сылтамасын күрсәтү мәҗбүри!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International