Порт муниципаль үзәгендә “Хезмәтне саклау өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр" дигән семинар булып узды

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Семинарны ТР хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә  «Айди Ай креатив карарлар"  ҖЧҖ  оештырды. Анда йөзләп кеше катнашты. Биредә: Башкарма хакимият органнары, күзәтчелек һәм контроль органнары вәкилләре, район предприятиеләре,  оешмалары  һәм мәгариф оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

 

Мондый семинарлар «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» Дәүләт Программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту» ярдәмче программасы чараларына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International