28 октябрьдә 12.00 сәгатьтә Зөя тарих музееның күргәзмәләр залында " Дөнья капшап карау аша. Зөя сукырлар мәктәбенең 90 еллыгына»

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе
1932-1968 елларда Зөя каласында республикада сукырлар өчен бердәнбер мәктәп эшли.
Экспозициядә Зөя интернат-мәктәбе тормышы белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар, сукырлар өчен уку әсбаплары һәм китаплар, XIX-XX гасыр тифлопедагогикасының төрле аспектларына багышланган басмалар, шул исәптән, Брайль шрифты белән басмалар тәкъдим ителәчәк.
Махсус күргәзмә өчен 3-D рельефлы картаны һәм Зөянең тавышлы портретын ясадылар. Кунаклар интернат-мәктәп укучыларының Зөяне ничек тойганнарын, аларны нинди тавышлар чолгап алганнарын күз алдына китерә алачаклар.
 
#Татарстан #Мәдәният #Зөя
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International