Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатты.

2022 елның 28 октябре, җомга

Бүген депутатлар Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиев вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар.

- Мин Ильяс Рәсим улына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә, ул Зеленодольск районы өчен бик күп эш башкарды, көчле җитәкче буларак күп өлкәләргә уңай динамика китерде, - диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Ильяс Ганиев төзелеш тармагының Федераль структурасында башка вазыйфада шәһәр һәм республика файдасына эшләячәген әйтте.

- Зеленодольск минем өчен туган йортым кебек якын булды. Михаил Павлович Афанасьев җитәкчелегендә зур һәм көчле командада эшләп, мин бик зур тәҗрибә алдым, тормышымда мөһим этап уздым.

Мин сезгә рәхмәтле, Михаил Павлович, ышаныч, ярдәм, игелекле киңәшләр өчен. Сезгә, хезмәттәшләр, хезмәт сөючәнлегегез өчен, зур рәхмәт- диде Ганиев.

Ильяс Ганиев район Башкарма комитетын 2020 елның октябреннән җитәкләде.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International