2022 елның 29 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсе хәбәр итә:
Бозлавык вакытында:
Шоферларга машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга киңәш ителә. Кирәк булганда тукталыш тизлеген акрын гына киметергә кирәк. Тормоз педалына берничә тапкыр басып алу, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал булып торачак. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптик җиазлар эшли торган булырга тиеш. Тукталышларда кире кайтару элемнтлары булган жилет куллану кирәк.
Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Трассада хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымы буенча гына барырга кирәк. Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Һәрвакыт юлларда сак булыгыз!
Юл һаләкатенә очраганда, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.
Баш Идарә сайтының "Оператив мәгълүмат"ын кулланганда интернет-сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!