Зеленодольск шәһәре Советы депутаты Артур Камалиев үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

2022 елның 28 октябре, җомга

2020 елдан Артур Рифат улы Зеленодольск районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе булып эшләде.

- Сез бик актив депутат, яшьләр парламентындагы эшегез һәрвакытта да югары дәрәҗәдә булды. Сезнең алда яңа карьера перспективалары ачылуына, тәҗрибә, теләк, амбицияләр булуына мин бик шат. Хәерле юлга! –дип, яңа эш урынында уңышлар теләде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Артур Камалеев Казан Башкарма комитетына эшкә күчте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International