2022 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә, көндез һәм кич белән 15-20 м/с га кадәр көньяктан көчле җил (Казанда 15-17 м/с);
- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәя барганда:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, үз йортларыгызда калуны киңәш итәбез. Балаларны каручысыз калдырмаска кирәк.
2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка төрле материаллар егылып төшәргә мөмкин. Бу шулай ук, төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.
3. Урамда юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук, алар янәшәсендә автотранспортны калдырырга ярамый – җил белән сынып төшкән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.
6. Өске кат тәрәзәләреннән ватылып төшкән пыяла, шулай ук, төрле декоратив элементларның җил белән егылып төшү куркынычы булырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен ныклап ябарга һәм балконнардагы егылып төшү куркыныч булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык вакытында:
Шоферлар машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга тиеш. Кирәк булса, тукталыш тизлеген акрын гына киметергә кирәк. Тормозга басканда тормоз педалына берничә тапкыр басып алып, шуның белән сезнең артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал булачак. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптик приборлар да эшли торган булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыру өчен махсус жилетлардан файдаланырга киңәш ителә.
Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымы юнәлешендә генә барыгыз. Җәяү йөрүчеләр яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемнәрегезгә беркетергә онытмагыз. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!