29 октябрьдә Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.
Кышкы һәм җәйге «ГТО» фестивальләрендә җиңүче барлыгы 9 команда катнашты. Иң яхшылар арасында Татарстан республикасының Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казан, Зеленодольск, Балык Бистәсе, Саба, Нурлат һәм Чүпрәле районнары вәкилләре бар.
Һәр команда ГТО комплексының II-IX баскычларына караган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге 8 кешедән торды.
Ярышлар эстафета рәвешендә үтте. Һәр кеше үз осталыгын һәм көчен сыгылмалылык, тизлек һәм төгәллек күнегүләрендә күрсәттеләр.
Безнең егетләр Татарстанның Топ-6 сына керде.