Бу ял көннәрендә «Dream Cup» авыл футбол фестивале Норлатта үтте.
⠀
Проект Зеленодольск районы территориясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгыннан «Сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү буенча яшьләр инициативалары» номинациясендә грант ярдәме белән тормышка ашырыла.
⠀
Турнирда районның спорт белән бәйле булмаган 10 команда катнашты. Ярышлар призерларын бүләкләүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм чараны оештыручы ТР Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Артур Камалиев катнашты.
⠀
«Dream Cup» футбол фестивальләре сериясе кысаларында үткәреләчәк киләсе турнир тиздән Осиновода узачак.