Хатын-кызлар өчен ел саен үткәрелә торган Миссис Россия International матурлык һәм уңышлылык конкурсының финалында Татарстан Республикасын Октябрьский бистәсендә яшәүче Ольга Елизарова тәкъдим итте.
Конкурс атнасында барлык финалистлар да берничә сынау этабын уздылар. Иң матур этапларның берсе - Милли кич, анда һәр катнашучы үз төбәге ризыкларын әзерләде һәм милли костюм тәкъдим итте.
Ольга Елизарова ике титул яулады – Идел буе Федераль округының Миссис Россия Internationalы һәм беренче вице - Миссис Россия International Beauty.
Ольга биш бала анасы. Бөтен вакытын ул балаларын тәрбияләүгә һәм аларның белеменә багышлый. Үз бистәсендә социаль актив эшчәнлек алып бара, балаларын мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнә.