Яңа пунктта кирәкле товарларны сату оештырылачак. Хезмәт күрсәтү пунктында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Зеленодольск районы башлыгы урынбасары Николай Бызин булды.
- Объект сыйфатлы һәм ышанычлы эшләнгән. Мондый пунктларның аеруча өлкән буын кешеләренең уңайлылыгы өчен оештырылуы бик шәп. Республика программасы ярдәмендә районда мондый кибетләр саны артачак, - дип билгеләп үтте мәртәбәле кунаклар.
Ачылыш кысаларында, шулай ук, әлеге социаль әһәмиятле объектларны төзүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы да уздырылды.
Комплекслы хезмәт күрсәтү пункты «Гринстрой» ПСК ҖЧҖ тарафыннан башкарылды, гомуми бәясе 3,76 млн.сум.
Сәүдә объекты Татарстан Кулланучылар берлеге ярдәмендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү һәм аларны җайланмалар белән тәэмин итү, блок-модульле пунктларны төзү» Республика программасы буенча төзелгән.
2023-2024 елларда Зеленодольск районы авылларында блок-модульле пунктлар төзелешен дәвам итү планлаштырыла.