Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүнең икенче этабы тәмамланды. Өстәмә рәвештә Әйшә авылында кабул итү эвакуация пункты һәм Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицей базасындагы эвакуация пункты җәелдерелде.
Зеленодольск районы буенча гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов район эвакопунктлары хезмәткәрләренең белемнәрен тикшерде.
“Куелган бурычларны үтәдек!" – дип, йомгак ясады.
Тренировкалар нәтиҗәләре буенча республика селекторы тәмамланды. Безнең район өчен республика тарафыннан куелган бурычлар тулысынча үтәлгән.