Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе агымдагы елда гомуми мәйданы 1 млн 789 мең 382 кв метр булган 200 күпфатирлы торак йорт Дәүләт кадастр исәбенә куелды.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында барлыгы 82,8 млн кв. м мәйданлы 22 мең 840 күпфатирлы йорт турында белешмәләр бар.
"Безнең республикада хәтта катлаулы икътисади шартларда да күпфатирлы йортлар актив төзелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Шул ук вакытта, күпфатирлы йортны кадастр учетына кую белән бер үк вакытта, бу йортта урнашкан барлык күчемсез милек объектлары да кадастр исәбенә куела, ягъни фатирлар гына түгел, торак булмаган биналар да, гомуми файдаланудагы урыннар да, машина – урыннар һәм башка объектлар да. Әлеге процедураны үткәргәннән соң гына күчемсез милеккә хокукларны теркәргә була», - диде Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Элегрәк республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «100% Татарстан» форумында хәбәр иткәнчә, соңгы 15 елда республика торак тапшыруны ике тапкыр арттырган. Министр сүзләренә караганда, 2022 елда кертеләчәк торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте.