Кичә Казанда #БЕЗБЕРГӘ социаль әһәмиятле проектлар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Көн геройларын Татарстан яшьләр сәясәте министры Тимур Сөләйманов сәламләде.
Бело-Безводный китапханәче Марина Фатыйхова һәм Тернәкләндерү Үзәге җитәкчесе Марат Ильясов төбәк этабында җиңүчеләр һәм халыкара премия финалында катнашуга дәгъва кылучылар булдылар.
Раифа авыл җирлеге территориясендә өченче ел инде тормышка ашырыла торган Марина Анатольевна проекты «Җирлек - яшәү өчен» номинациясендә беренче урынны алды
Әмма Федераль экспертлар карары буенча Татарстан финалда «Кешеләргә ярдәм» номинациясендә җиңүче Марат Мөдәрис улы проектын тәкъдим итәчәк.