2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 30 октябренә кадәр «гараж амнистиясе» турындагы законны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Росреестры тарафыннан 2 500 гараж һәм 2 259 җир кишәрлеге теркәлгән.
"Гараж амнистиясе" нә ихтыяҗ аеруча Казанда һәм Чаллыда булган, анда закон гамәлдә булган 14 айда 1090 һәм 1038 объект теркәлгән. Шулай ук Әлмәт районында (957 объект) һәм Чистай районында (496 объект) яшәүчеләр дә «гараж амнистиясе» мөмкинлекләреннән актив файдаланды.
"Бер елдан артык вакыт эчендә «гараж амнистиясе» буенча республика территориясендә 4 759 күчемсез милек объекты теркәлгән. Законны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле әлеге күрсәткеч буенча Татарстан лидер төбәкләр бишлегенә керә. Бу безнең ведомствоның региональ һәм муниципаль хакимият органнары белән җайга салынган системалы эше, шулай ук, гражданнар һәм күчемсез милек базарында катнашучыларга барлык мәсьәләләр буенча консультация бирү ярдәмендә мөмкин булды. Татарстанлылар алдагы елларда да «гараж амнистиясе» инструментларыннан актив файдаланырлар дип өметләнәбез, - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Гаражны һәм җир кишәрлеген милеккә бушлай рәсмиләштерү өчен гражданнар җирле үзидарә органына гаражга ия булу фактын раслаучы теләсә нинди документ кушымтасы белән булган гараж астында участок бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Аларга гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, гаражны бүлү турындагы карар, техник инвентаризация документлары һ.б., шулай ук, җир участогының межевой планы һәм кадастр инженеры тарафыннан әзерләнә торган гаражның техник планы керергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән "гараж амнистиясе" турындагы Закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. "Амнистия" хәрәкәте РФ Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә керткәнче төзелгән гараж объектларына кагыла (2004 елның 30 декабре). Бу фундамент һәм стеналары булган капитал корылмаларга гына кагыла. Корылмалар бер катлы булырга тиеш, торак урыннары булырга тиеш түгел. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керергә яки аерым капитал биналары булырга мөмкин. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар, офис комплекслары каршында мөстәкыйль төзелгән һәм җир асты гаражлары эләкми.