Зеленодольск төзелеш җәмгыяте ВТБ банкы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2022 елның 11 ноябре, җомга

ВТБ банкы һәм «Зеленая Долина» махсуслаштырылган төзелеш җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә тантаналы имза салу «торак төзелеше: трендлар, финанслау, яңа мөмкинлекләр» конференциясе кысаларында узды.

Чарада MIR Group ка нигез салучы һәм аның милекчесе Егоров Тимур Мир-Игорь улы кул куйды, килешүгә Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев барында имза салынды.

1.26 млрд сумлык килешүгә кул куелу - бу партнерлык хезмәттәшлегенең беренче этабы гына, Зеленодольск районының Әйшә авыл җирлегендә «Зеленая Долина» микрорайонында йортларның беренче чиратын төзүгә беренче транш.

ВТБ банкы MIR Group проектларын барлыгы 22 млрд. сумга финансларга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International