Зеленодольск районында газүткәргечнең Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәгенә беренче тоташкан урынын эретеп ябыштыру тантанасы булды

2022 елның 11 ноябре, җомга

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Газпром межрегионгаз» генераль директоры Сергей Густов, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.

Әлеге проектны тормышка ашыру үзәкне ышанычлы газ белән тәэмин итү өчен ныклы нигез салырга, резидентларга экономияле энергия ресурсы булдырырга һәм аларга эш һәм җитештерүне үстерү өчен кирәкле тотрыклы шартлар тудырырга тиеш.

Югары басымлы бүлү газүткәргече төзелеше 2022-2025 елларга ТР газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International