14 ноябрьдә 18 сәгатьтән 15 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең начаралануы турында кисәтү

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

 - төнлә һәм иртән 15-20 м/с тизелегендә төньяк-көнбатыштан көчле җил;

 - төнлә һәм көндез кыска вакытлы буран, юлларда бозлавык көтелә.

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

БУРАН - җил белән җир өстендә кар өемнәре барлыкка килү

Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?

Бик кирәк булганда гына биналардан чыгарга киңәш ителә. Берүзең генә чыкмавың хаерле.  Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машина белән зур юллардан һәм магистральләрдән генә йөрү сорала. Машинадан чыкканда машина яныннан читкә китмәгез. Юлда тукталып калсагыз, арадаш басып алулар белән сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ерактан күренә торган тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны эшләтеп калдырыгыз, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы азрак ачып калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә йөргәндә юнәлешегезне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса буран бетүен көтегез. Әгәр хәлсезләнсәгез, тукталу урыны эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә сак булыгыз, чөнки хавеф  вакытында машиналар, фатирлар, хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң нәрсә эшләргә

Әгәр дә көчле бураннан соң сезнең бинадан чыгу юлы томаланган булса, сак булыгыз, паникасыз мөстәкыйль рәвештә чыгып китү мөмкинлеген ачыклагыз (кул астындагы коралдан һәм булган төрле әйберләрдән файдаланырга тырышыгыз). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең күләмен хәбәр итегез. Әгәр дә кар көртен мөстәкыйль генә җиңә алмасагыз, коткару бүлекләре белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Радионы (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.

Шоферларга

Шоферларга, аеруча ерак араларга сәяхәт итәргә планлаштыручыларга, автомобильнең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Сәяхәткә китәр алдыннан алдагы көннәргә һава торышын белешеп куегыз. Елның салкын вакытында озакка сузылганчы, машинаның җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз. Сәяхәтегез ерак юлга чыга торган булса, алдан ук двигательне һәм җылыту приборларын тикшерегез, ягулыкны өстәмә туплагыз. Яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салудан сакланыгыз, чөнки сыйфатсыз ягулык начар хәлгә калдырырга мөмкин. Алдан җылы әйберләр һәм продуктлар туплап куегыз, кәрәзле телефон заряднигын онытмагыз.

Һава тутыру насосын, тарттыру тросын, ачкычлар һәм домкратларның булуын тикшерегез.

Багажникка «прикуривания» кабелен салырга да онытмагыз. Әгәр мөмкинлек булса, батарей белән эшләүче кабызу җайланмаларын да кулланыгыз.

Ашыгыч ярдәм комплекты

Аварийный комплектта түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядка һәм запас батарея, җылы кием һәм одеяллар, пыяладан кар һәм бозны кырып төшерү җайланмасы, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итү өчен кечкенә көрәк, кул фонаре һәм батареялар комплекты, дарулар тартмасы, ризык һәм эчемлек, балта һәм пычкы, «коры кабызгыч”, кечкенә мич һәм котелок.

Ачыкланган маршрутны һәм килү вакытыгызны хәбәр итегез

Сәяхәт алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга билгеле маршрутны һәм кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекчәләренең җавап бирү вакытын сизелерлек тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә, туктап калган урынның аерым билгеләрен, автомашинадагы кеше санын, яшен, авырулар бармы, балалар, һичшиксез, үз һәм якыннарының элемтә телефоннарын күрсәтергә кирәк. Телефондагы батарейны саклау өчен чаралар күрү зарур.

Әгәр дә трассада машинагыз ватылып калса

Машина алдында һәм аның артына кисәтүче билгеләр куегыз. Бу киселгән агач яки аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр дә машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газыннан агуланмау өчен пыяла ачылырга тиеш. Озак тукталып торганда яки төнлә агулы газлар ачык тәрәзәдн кабина эченә кермәсен өчен машинаны җилгә каршы куярга кирәк. Үзегезнең куркынычсызлыгыгыз өчен җил юнәлешен дә вакыт-вакыт тикшерергә кирәк. Шулай ук, янган газларны чыгару торбасының кар көртләре белән томаланмавын тикшереп торырга кирәк. Әгәр дә машина ватылса, курыкмагыз, «101» ашыгыч ярдәм хезмәтенең бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм урнашу координаталарын күрсәтегез. Яктылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез. Утын тупларга тырышыгыз, алар булмаганда яну материалларын яндырырга мөмкин - алар гадәттә шактый.

Җил көчәя барганда:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында сыенырга киңәш итәбез. Йортларның диварлары янында көчле җилдән качмаска кирәк, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары чыгып төшәргә мөмкин. Бу, шулай ук, төзелеп бетмәгән биналарга, җәмәгать транспорты тукталышларына да кагыла.

3. Урамдагы төрле юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук, алар янәшәсендә автотранспортны калдырырга киңәш ителми – җил белән бәреп төшерелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якынлашу куркыныч.

6. Өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла куркынычы, шулай ук, түбә һәм декоратив элементлар җил белән өзелеп тәшәргә мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардагы егылып төшү куркынычы тудыручы әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәләрендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга киңәш ителә.

Бозлавык вакытында:

Шоферлар машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк. Куркыныч  булса тукталыш тизлеген акрын гына туктатырга кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып, сез арттагы хәрәкәт итүчегә тукталу өчен сигнал бирәчәксез. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптик приборлар да эш шартларында булырга тиеш. Тукталышларда күренүчәнлекне арттыру жилеты кулланырга кирәк. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Юл хәлакәтенә юлыккан очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International