Чараны «Маяк» спорткомплексында инклюзив Совет һәм Зеленодольск районы Яшьләр эшләре бүлеге инициативасы белән үткәрделәр, анда 120 дән артык кеше катнашты.
Фестивальдә джаколо, шаффлборд, корнхол һәм новус уеннары, шулай ук «Каенкай» гипермаркетыннан һәм «Зәңгәр кош» өстәмә белем бирү үзәгеннән мастер-класслар тәкъдим ителде.
Чараны оештыруда шулай ук "Добрый Зеленодольск» бүлекчәсе волонтерлары һәм Россия Айкидо Милли Советының ТР буенча волонтерлары катнашты.
Фестиваль бик масштаблы булып чыкты, хәзер региональ һәм еллык форматка күчте.