Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге 2022 елның 16 ноябрендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск районы территориаль бүлеге 2022 елның 16 ноябрендә эшмәкәрләр берләшмәсе компетенциясе чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 10.00 дән 16.00 гә кадәр үз компетенциясе чикләрендә эшкуарларга һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә түләүсез консультация ярдәме күрсәтүне оештыра.

Эшмәкәрләрне бердәм көнне Зеленодольск территориаль бүлегендә (Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 24 йорт) 5-62-07 (10.00 дән 16.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номеры буенча кабул итәчәкләр, шул ук вакытта үзегезне борчыган сорауларны да бирә аласыз.

 

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү  - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультациядә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International