Зеленодольский районының балалары "Мин һәм Кызыл китап» балалар кул эшләре конкурсында җиңүче булды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Конкурс республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткәрелде. Барлыгы 522 учреждениедән 2170 бала катнашты.

Зеленодольский районыннан 24 нче "Васильки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Усаклы (Осиново) авыл җирлегенең 182 нче политехник лицее укучылары җиңүчеләр булдылар.

«ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр» номинациясендә 1 урынны Михаил Лобашов һәм Софья Лесникова алды.

«Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә Алисә Лобанихина һәм Алсу Бикмуллина 2 нче урынга лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International