2022 елның 19 ноябрендә төнлә һәм көндез Зеленодольск районы территориясендә урыны белән:
-көчле юеш кар;
- күз күреме 1000 м/с кимрәк булган буран;
-көнчыгыштан 15-20 м/с тизлегендә көчле җил. (Казанда 18 м/с га кадәр);
- бозлавык;
- юлларда кар көртләре, бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:
Көчле буран вакытында ничек эшләргә
Бик кирәк булганда гына биналардан чыгарга киңәш ителә. Берүзең генә чыкмавың хаерле. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машина белән зур юллардан һәм магистральләрдән генә йөрү сорала. Машинадан чыкканда машина яныннан читкә китмәгез. Юлда тукталып калсагыз, арадаш басып алулар белән сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ерактан күренә торган тукыманы антеннага элеп куегыз, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны эшләтеп калдырыгыз, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы азрак ачып калдырырга кирәк. Әгәр дә сез торак пункттан читтә йөргәндә юнәлешегезне югалтсагыз, беренче очраган йортка керегез, урнашкан урыныгызны ачыклагыз һәм мөмкин булса буран бетүен көтегез. Әгәр хәлсезләнсәгез, тукталу урыны эзләгез һәм анда калыгыз. Сезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә сак булыгыз, чөнки хавеф вакытында машиналар, фатирлар, хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.
Көчле бураннан соң нәрсә эшләргә
Әгәр дә көчле бураннан соң сезнең бинадан чыгу юлы томаланган булса, сак булыгыз, паникасыз мөстәкыйль рәвештә чыгып китү мөмкинлеген ачыклагыз (кул астындагы коралдан һәм булган төрле әйберләрдән файдаланырга тырышыгыз). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең күләмен хәбәр итегез. Әгәр дә кар көртен мөстәкыйль генә җиңә алмасагыз, коткару бүлекләре белән элемтәгә керергә тырышыгыз. Радионы (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.
Юл хәлакәтенә юлыккан очракта, сез һәрчак ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “ Ышаныч телефоны "
8 (843) 288-46-96.