Татарстан Росреестрының 1 нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм кадастр исәбенә алу бүлеге башлыгы Алсу Сафина җавап бирә.
Минем бик олы туганымның авылда йорты бар, ул әле яшь вакытта ире белән төзегән. Аның өенә бернинди документы да юк, һәм алар кайчандыр булганмы-юкмы, ул - хәтерләми. Бу очракта туганнарыгызга нәрсә киңәш итә аласыз?
-Инде күп еллар буе булган йортның теркәлгәнме-юкмы икәнлеген тикшерү өчен, беренче чиратта, «ТР БТИ» органнарында элек теркәлгән милек хокукы турында мәгълүмат сорарга киңәш итәбез.
-Теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар булмаган очракта, хисап-теркәү гамәлләрен уздыру өчен гадиләштерелгән тәртиптән файдаланырга мөмкин, ягъни торак йорт урнашкан җир участогына милек хокукы булганда, техник план әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә һәм, 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләп, исәпкә алу-теркәү чараларын үткәрү өчен теләсә кайсы үзегезгә уңайлы КФҮ офисына документларны тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта, кадастр инженеры, кадастр эшләрен башкару өчен, тиешле мәгълүмат булган очракта, Татарстан Росреестрына документлар тапшырырга хокуклы.
-Җир кишәрлегенә милек хокукы теркәлмәгән, ә җир кишәрлеге бирү турындагы документлары булмаган очракта, җир кишәрлегенең урнашу урыны буенча җирле үзидарә органы архивына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр җир кишәрлегенең беркайчан да берәүгә дә бирелмәве ачыкланса, кызганычка каршы, дача амнистиясеннән (гадиләштерелгән тәртип) файдалану мөмкин булмаячак. Бу очракта, төзелгән йорт үз белдеге белән төзелгән дип карала, чөнки ул законда каралмаган җир участогында төзелгән булып исәпләнә. Мөстәкыйль бинага милек хокукы суд тарафыннан танылырга мөмкин. Йорт милекчесе, законлы көченә кергән суд карары нигезендә, йорт чикләрендә урнашкан җир кишәрлеген бирү өчен, җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
- Гадиләштерелгән тәртип гражданнар тарафыннан бакча алып бару, индивидуаль торак төзелеше яки торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән җир участогында булдырылган торак йортларга куллануны күздә тотарга кирәк.
- Җир кишәрлегенең рөхсәт ителгән куллануның төрен белү өчен урнашу урыны буенча җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә була. Монда ук җир участогы урнашкан территориаль зона, шулай ук рөхсәт ителгән төп куллану төрләре һәм территориаль зонага керүче җир участоклары өчен нинди чик минималь һәм максималь параметрлар билгеләнүе турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рөхсәт ителгән куллануның төп төрләре мөстәкыйль рәвештә, өстәмә рөхсәтләр һәм килешүләрсез сайлана.
- Әгәр дә җиргә хокук теркәлмәгән булып чыкса, сез, мөгаен, бу торак йорт урнашкан дәүләт яки муниципаль милектә булган бушлай җир кишәрлеген үз милкегезгә алырга хокуклы. Бу хокуктан 2031 елның 1 мартына кадәр файдаланырга мөмкин, торак йорт торак пункт чикләрендә урнашкан, даими яшәү өчен кулланыла һәм 1998 елның 14 маена кадәр төзелгән булырга тиеш.
- Моның өчен гражданга вәкаләтле дәүләт хакимияте органнарына яки җирле үзидарә органнарына җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында гариза бирергә кирәк. Җир кишәрлеге бирү турындагы гаризага шулай ук торак йортның техник планы да бирелә (кадастр исәбендә тормаса).
- Дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органының шушы гражданга күрсәтелгән җир кишәрлеген биргән гаризасы буенча уңай карар кабул иткәндә, әлеге җир участогына милек хокукын теркәү әлеге торак йортның кадастр исәбенә алу һәм аңа хокукны теркәү белән бер үк вакытта үткәреләчәк.
- Сезнең туганыгыз бик өлкән яшьтә булганлыктан, документлар эзләү өчен барыбер дә ниндидер көч куярга туры киләчәк, шуңа күрә, исәп-теркәү гамәлләрен башкару өчен нотариаль ышаныч кәгазен рәсмиләштерергә киңәш итәбез.