20 ноябрьдә Казанда "АКИ-ПЕРСПЕКТИВА" халыкара сәнгать конкурсы узды. Дипломантлар арасында - Васильево бистәсеннән иҗат коллективы

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

"Хореография “Балалар биюе" номинациясендә Васильево Мәдәният йортының "Эксклюзив" ансамбленең бию коллективы  "Казах халык биюе" һәм "Василек" биюен тәкъдим итте. Балаларга 1 нче дәрәҗә дипломант исеме бирелде, шулай ук, кубок тапшырылды.

Жюри Диана Габнасирова башкаруындагы "Каз канаты" хореография номерын II дәрәҗә лауреат дипломы белән билгеләп үтте.

Балалар бик зур позитив кәеф, тәэсирле эмоцияләр һәм иҗади - энергетика алдылар. Безнең кечкенә артистлар сәхнәне һәм тамашачыларны алга таба да үз чыгышлары белән шатландырып торачаклар. "Эксклюзив” хореография коллективы җитәкчесе Флюра Хисамова әйтүенчә, мондый бәйгеләр ярдәмендә балаларның иҗади үсешкә һәм иҗатка стимулы арта гына.

Балаларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

 

# районныебуднизмр2022 #васильево

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International