Михаил Афанасьев салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Бүген Горький исемендәге Мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәгендә РФ Федераль салым хезмәте хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

 

- Сезнең һәрберегез, һичшиксез, үз эшенең остасы. Намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз, ваемсыз булмавыгыз һәм һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! - диде муниципалитет башлыгы.

 

Хөрмәтле кунаклар арасында - Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина да бар иде. Ул хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, һәм: “Бүген салым хезмәте илнең иң югары технологияле һәм клиентларга юнәлдерелгән ведомстволарының берсе, салым идарәсендә алдынгы мәгълүмат технологияләре кулланыла, үз сервисларын һәм хезмәтләрен дистанцион форматка уңышлы күчереп, аларны кешеләр өчен дә, бизнес өчен дә мөмкин кадәр уңайлы итә”,-  дип ассызыклады.

 

Күпьеллык хезмәте һәм нәтиҗәле хезмәте өчен 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International