Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.

 

Зеленодольск районы халкы Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү җәмәгать ярдәмчеләрендә «Skype» программасы аша үз сорауларын бирә ала.

Гражданнарны бергәләп кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843)236-41-80 телефоны буенча язылырга, вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International