Татарстанлылар агач йортлар сатып алуга субсидиядән файдалана алачак

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Субсидия заводта җитештерелгән 3,5 млн сумлык әзер агач йорт комплектларына кагылачак, шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенең 10%  кадәр ташламалар бирергә тиеш.

 

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2022 елда республикада 1955 яңа агач торак йорт кадастр учетына куелган. Шуларның яртысыннан артыгы – 1128е - авыл җирләрендә, бакчачылык өчен билгеләнгән җир участокларында – 495.

 

Билгеле булганча, РФ Хөкүмәте агач йортлар сатып алуга ташламаны субсидияли. Җитештерүчеләргә субсидияләр бирүгә ел саен кимендә 300 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурсында катнашу һәм субсидияләр алу өчен, җитештерүчеләр берничә таләпне үтәргә тиеш, алар арасында:

 

- Россиядә җитештерү куәтләре булуын раслау,

- йорт комплектларына бәяләр прейскуранты булу,

- сатып алучы белән килешүдә ташламалар теркәү.

 

"Мондый чаралар, инде гамәлдә булган карарлар комплексы белән берлектә, кешеләргә үз торакларын алу буенча мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук завод җитештерүендәге агач йортларга булган ихтыяҗны хуплаячак, эш урыннарын һәм производстволарда мәшгульлекне саклап калачак», – диде Михаил Мишустин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International