Быел Татарстан Пенсия фонды 4 меңнән артык гаиләгә бер тапкыр бирелә торган пособие бирде. Түләүләрнең гомуми суммасы якынча 78,5 млн. сум тәшкил иткән. Һәр балага бер тапкыр 20472,77 сум күләмендә акча эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучыга яки баланы тәрбиягә алган ата-анага бирелә. Түләүне алучы югары, урта яки өстәмә һөнәри белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укый ала. Эшкә урнаштырылган ата-анага эш урыны буенча акча түләнә.
Пособиене рәсмиләштерү өчен РПФ яки КФҮ клиентлар хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Гаиләнең пособие хокукы турындагы барлык дәлилләр фондка тиешле оешмалардан килсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк. Әгәр дә берәр мәгълүмат җитмәсә, түләү хокукы бала туу турындагы таныклык һәм башка ата-ананың элек пособие билгеләнмәгән дигән эш урыныннан белешмә белән раслана. Россия Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен гариза биргән вакытта ата-аналар икесе дә эшләмәскә тиеш.
Гаризаны бала тугач 6 айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк. Гаризаны карау оешмалардан һәм ата-ана документларыннан Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көненә кадәр бара. Аерым очракларда вакыт 20 эш көненә озайтылырга мөмкин. Уңай карар белән акча 5 эш көне эчендә түләнә.
Искәртеп үтәбез, 2022 елдан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылган.