Мобилизацияләнүчеләрнең керемнәре социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә исәпкә алынмый

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр Хөкүмәт Карары белән расланган. Алар, шулай ук, мохтаҗлыкны бәяләү бара торган вакыт эчендә мобилизацияләнгән керемнең булмавы, хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә түләүләрне билгеләүдән баш тарту өчен нигез түгел дип саныйлар.

Исегезгә төшерәбез, мохтаҗлык критерийлары 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм йөкле хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә кулланыла. Мондый түләүләргә яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрнең хокукы бар. Пособие алу өчен, ата-аналарда расланган табыш яки булмауның объектив сәбәпләре булырга тиеш, һәм гаилә милке билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

«Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның үткән хезмәт хакы, премияләр, эшмәкәрлек кереме һәм башкалар кертеп, хәзер мохтаҗлыкны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Моннан тыш, элек гаиләгә мобилизацияләнгән кешенең хезмәт хакы булмау сәбәпле пособие бирүдән баш тартканнар икән, хәзер аның хатыны кабат пенсия фондына пособие сорап мөрәҗәгать итә ала. Хисап чорында керемнәре булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турында карар чыгарылмаячак»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуны раслаучы документлар гариза бирүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә, соңыннан Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International