Татарстанда кадастр инженерларыннан имтихан алдылар.

2022 елның 25 ноябре, җомга

28 дәгъвачы арасыннан 20 белгеч сынауларны уңышлы үтте, имтихан тапшыру проценты 71% тәшкил итте.

Татарстан Росреестры мәйданында дәгъвачының кадастр эшчәнлеген тормышка ашыру өчен кирәкле һөнәри белемнәре булуын раслау өчен ике көн дәвамында имтихан узарга кирәк иде.

Имтихан тапшыручыларга «On-line» режимында 80 сорауның ким дигәндә 72 сенә җавап бирергә кирәк иде. Сынауларны 20 белгеч уңышлы гына үтәгән. Шуннан соң, алар үзләренең һөнәри эшчәнлегенә керешә алачаклар.

СРО "Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе" Башкарма директоры Вадим Савельев:

"Бүген дәгъва кылучылар тапшырган имтихан - һөнәргә керү һәм бик җитди сынау. Әгәр элек, әйтик, 2016 елга кадәр кадастр инженеры теләсә кем була алса, хәзерге вакытта кадастр инженеры югары һөнәри белемгә ия булырга һәм квалификация имтиханын тапшырырга гына түгел, ә ике ел дәвамында кадастр инженеры ярдәмчесе сыйфатында стажировка үтәргә тиеш. Тулаем Россия буенча дәгъва кылучыларның 50 проценты гына имтиханны уңышлы тапшыра, Татарстанда бу күрсәткеч 71 процент тәшкил иткән. Болар барысы да әлеге өлкә белгечләренә югары һәм катгый таләпләр куелуы турында сөйли».

Татарстан Росреестры үзләренең һөнәри белемнәрен раслаган һәм кадастр эшчәнлеген гамәлгә ашырырга әзер булган барлык хезмәткәрләрне котлый!

Исегезгә төшерәбез, кадастр инженеры - җирләрне межалау, күчемсез мөлкәт объектлары белән бәйле кадастр эшләрен башкаручы квалификацияле белгеч. Кадастр инженерына, мәсәлән, җир кишәрлеге чикләрен ачыклаганда, аны бүлгәндә, берләштергәндә һәм бүлеп биргәндә; күчемсез милек объектына хокукларны теркәгәндә; фатирны яңадан планлаштырганда; күчемсез милек объектын кадастр исәбеннән алганда һ. б. мөрәҗәгать итәләр.

Игътибар өчен

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 600 гә якын кадастр инженеры исәпләнә. Аларның эш нәтиҗәләре белән Росреестрның Татарстан rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтының “Эшчәнлек - кадастр инженерын сайлагыз” өстәмә битендә танышырга мөмкин. Әлеге мәгълүмат гражданнарга белгеч сайлаганда ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International