Зеленодольскийда автомодель спорты буенча республика ярышлары узды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан укучылары арасында иң гади автомодельләр категориясендә шәхси-команда ярышларын Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Зеленодольск районы иҗат үзәге оештырды.

 

Ярышларда җиңү өчен Зеленодольск, Буа, Саба районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 35 яшь спортчы көч сынашты.

Команда зачетында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы җиңүче булды, 2 урында - Зеленодольск районының иҗат үзәге командасы, 3 урында - Байлар Сабасы укучылары командасы.

Ярышлар тәмамлангач, шәхси беренчелектә барлык призерлар һәм җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Катнашучы командалар дипломнар, ә җиңүче һәм призерлар кубоклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International